Терапевт коронавирустан соң барлыкка килгән синдром турында сөйләде

Былтыр июнь аенда Татарстан табиблары беренче тапкыр коронавирус кичерү нәтиҗәләре — ковидтан соң барлыкка килгән синдром белән очрашкан. Бу хакта журналистларга вакцинация турында лекциядә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты, Республика клиник хастаханәсенең терапия клиникасы башлыгы Диана Габделганиева сөйләде.

«Ковидтан соң барлыкка килгән синдромның нәрсә икәнен без беренче тапкыр узган елның июнендә күрдек», — диде лектор.

Беренче пациентлар узган елның апрель-май айларында сәламәтләнде. Тик өч айдан соң Татарстан табиблары аларның сәламәтлеге ни дәрәҗәдә какшаган булуын күрде.

Шул ук вакытта каты авыручылар да, авыруны симптомсыз кичергән кешеләр дә ковидтан соң барлыкка килгән синдром белән интекте, дип аңлатты табиб.


Фикер өстәү