Башта бирәбез, аннан сүгәбез

 Республикада ришвәт алу  очраклары арта. Ул аеруча сәламәтлек, белем бирү, төзелеш өлкәсендә күзәтелә. Быел ришвәт бирү аркасында 230 млн сумлык зыян килгән. Ялган белешмә алучылар, инвалидлык рәсмиләштерүчеләр, «больничный» сатып алучылар күбәйгән. Ел башыннан  төрле юнәлештәге 800 ришвәт очрагы ачыкланган.  Бу хакта «Татар-информ»да Татарстан Президентының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе вәкиле Салават Рәхимов сөйләде.

–   Кыңгыр эшләре өчен быелның беренче яртыеллыгында үз вазыйфаларын кулланып, дәүләт эшендәге килешүне бозган депутатлар, вакытыннан алдан эштән җибәрелеп, җаваплыкка тартылды. 2020 елда андыйлар 2 генә иде. Быел исә  алты ай эчендә 3 депутат эштән китте.  Яшел Үзән районында яшәүче түрә үзенең еллык кереме хакында хисап тотканда, 104 миллион сум акчасын «онытып» җибәргән. Актаныш районындагысы исә, бөтенләй үз керемен күрсәтүдән баш тарткан. Түбән Камадагысы күп кенә байлыгын яшереп калдырган. Документларда йөк машинасын 10 сумга сатып, кулына 250 мең сум алган. Юкса кеше дәүләт органнарына эшкә кергәндә үк кисәтелеп куела. Аның үз шартлары бар. Алар үтәлергә тиеш, – ди Салават Рәхимов.

Очрашуда ришвәт юлы белән баланы бакчага бирү, мәктәпкә урнаштыру, вузга кертү турында да сөйләштеләр. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары – Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов сүзләренә караганда, озакламый мәгариф өлкәсендә ришвәт бирү бөтенләй бетәргә мөмкин.

– Балаларны бакчага бирүне электронлаштыргач, ришвәт бирү-алулар 100 процентка кимеде.  1 нче сыйныфка кабул итү хезмәте дә эшли.  Киләсе елдан мәктәп тәмамлап укырга керүчеләрнең дә эшен җиңеләйтәчәкбез. Вузга барып та торасы булмаячак.  Онлайн рәвештә бөтен документны тапшыргач, кабул итүне дә  шул рәвешле генә эшләп була. Ә менә БДИ бирүләрне көйләп бетерергә кирәк, – ди җитәкче. – Бүгенге көндә республиканың имтихан тапшыра торган 1050 аудиториясенең 970енә камера куелган. Быел калганнары да күзәтелә башлаячак.

Унберенче сыйныфны тәмамлаганда, БДИга микронаушник һәм микрокамера белән килүчеләргә таләпләр катгыйлана. Ачыкланган очракта аларга 5 мең сум штраф түләргә һәм имтиханын киләсе елда гына бирергә туры киләчәк.

– Без быел белем бирү өлкәсенә бәйле 482 мөрәҗәгать алдык. 2020 ел белән чагыштырганда, быел бу сан 4 процентка кимегән. Халык мәктәптә акча җыюдан зарлана. Без һәр килгән мөрәҗәгатьне тикшерәбез. Тәртип бозулар ачыклана. Казанның Совет районында урнашкан 101 нче мәктәптә әти-әниләрдән җыелган акчалар бөтенләе белән кире кайтарылып бирелде. Кукмараның бер мәктәбендә ялган диплом белән эшләүче укытучы ачыкланды. Актанышта исә ир белән хатынның бер мәктәптә эшләүләре турында хәбәр килде. Азнакайның бер балалар бакчасында акча җыю очрагы ачыкланды. Ришвәт өчен 50дән артык кеше җавапка тартылды, – ди Рәмис Мөҗипов.

Очрашуда бүген көн кадагында торган мәктәпкә бала урнаштыру темасы да күтәрелде. Казанның «Салават күпере» бистәсендә үзләре шунда яшәп тә, балаларын 182 нче мәктәпкә укырга бирә алмаган әти-әниләр хакында да сүз булды.

– Без анда тикшерү уздырдык. Бернинди тәртип бозу, читтән бала алу очраклары юк. Мәктәп 216 баланы 1 нче сыйныфка кабул итте. Биредә укырга теләүче балаларның 100дән артыгына урын булмады. Без моның бер җаен табарга тырышабыз. Хәзерге вакытта күршедәге 188 һәм 189 нчы гимназиягә автобус белән укырга илтү мөмкинлеге карала, – ди  Рәмис Мөҗипов.

Очрашуда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемалар хакында да сөйләштеләр. Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәге башкарма директоры, Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов  быел 489 кешенең гозерен кабул иткән. Шуларның 106сына юридик ярдәм күрсәтелгән. Җитәкчеләр базардагы бәяләрнең кыйммәтлеген дә читләп үтмәделәр. Татарстанның Икътисад министрлыгы вәкиле сүзләренчә, яңа бәрәңге һәм кишергә бәя арту иске уңыш запасы бетүгә бәйле икән. Белгечләр  «Халык контроле»нә дә тукталды. Алар фикеренчә, хакимият белән халыкны шушы портал тоташтырып тора. Бирегә килгән мөрәҗәгатьләрнең берсе дә игътибарсыз калмый. Җитәкчеләр халыкны ришвәттән ерак торырга чакыра. «Башта биреп өйрәтәбез, аннары сүгәбез», – диде алар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү