Татарстанда янәдән яшелчәләр бәясе күтәрелгән

Татарстанда янәдән кайбер яшелчәләргә бәяләр күтәрелгән. Соңгы атнада 6,21% ка ак кәбестә кыйммәтләнгән. Хәзер килограммы өчен 37,46 сум түләргә кирәк.

Кишернең бәясе 6,11% ка арткан. Хәзер ул 85,44 сум/кг тора. Суган бәясе 1,13% ка арткан — килограммы 34,83 сумга кадәр. Алма 1,18% ка кыйммәтләнде. Алар 97,54 сум/кг тора.

Бәрәңгегә бәясе төшкән. Хәзер ул 52,72 сум тора.

 


Фикер өстәү