Полиция хезмәткәрләре Казанда оператив-эзләү чаралары барышында консультация-диагностика үзәгендә эшләүче 21 яшьлек кызны коронавируска каршы вакцинация үткәрү турында ялган документлар сатуда шикләнеп тоткарлаган.
Полиция ачыклаганча, үзәк хезмәткәре үзенең законсыз гамәлләре өчен 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр акча алган, шул ук вакытта чынбарлыкта кешеләргә бернинди дә прививка ясатылмаган. Аның Казанда яшәүче 60лап кешегә ялган белешмә биреп, 200 мең сум акчаны кесәсенә салуы ачыкланган.