Урман янгыннары куркынычы югары булганлыктан Татарстанда шторм кисәтүе озайтылды

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге  хәбәр итүенчә, урманнар яну куркынычы югары булганлыктан, 17 июльдән 21 июльгә кадәр шторм кисәтүе игълан ителде. 

«Агымдагы елның 17 июленнән 21 июленә кадәр Татарстанда урыны белән 4 класслы, ә көнчыгышта урманнарда 5 класслы гадәттән тыш янгын куркынычы саклана», — диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта Татарстанда һава температурасы нормадан берничә градуска гына югарырак, җәй башындагы аномалияләр күзәтелми.


Фикер өстәү