Роспотребнадзор белгечләре Корбан бәйрәмен уздыруга бәйле киңәшләр бирде

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина журналистлар белән очрашу вакытында Корбан гаетен үткәрүгә бәйле таләпләрне искә төшерде. Искәртеп узабыз: мөселманнарның изге бәйрәме быел 20 июльдә уза.

Любовь Авдонина сүзләренчә, бәйрәм барышында коронавируска каршы кертелгән барлык чикләүләр дә сакланачак, өстәмә чаралар күрелмәячәк. «Барлык массакүләм чаралар хәзер оператив штаб аша килештерелә. Мәчетләр кебек ябык биналарга кешеләр битлектән килергә, дистанция сакланырга тиеш. Без мөмкин булганча кешеләр санын көйләргә тәкъдим иттек. Һичшиксез, урыннарда антисептиклар урнаштырылырга тиеш, Прививка ясатмаучыларга чарага килергә киңәш ителми. Күзәтчелекне 12 дәүләт органы башкарачак. Җаваплылыкны оештыручылар үз өстенә ала», — диде ул.


Фикер өстәү