11 яшьлек малай, әти-әнисен кыйнауда гаепләп, абыйсына качкан

Мәскәүдә балалар омбудсмены Ольга Ярославская гаиләдән бала качу мәсьәләсен тикшерә. Телеграм канал хәбәр итүенчә, малайны гаиләсендә кыйнап торганнар.

11 яшьлек малай 22 июль көнне Нагатинода качкан, аны Одинцовада абыйсы янында табып алганнар. Малай әти-әнисе аны һәм сеңелесен кыйнаулары, авыз кулларын скотч белән ябыштырып куюлары, ашатмаулары һәм төн буена почмакка бастырып тотулары турында сөйләгән.

Малайның әнисе әйтүенчә, аларның гаиләсендә мондый хәлләрнең булганы юк. Малайны качырга һәм ялганларга олы уллары Роман мәҗбүр иткәнлеге турында әйткән. Чөнки беркайда да эшләмәүче егеткә гаиләсе акча биреп торудан баш тарткан һәм ул шуның үчен алырга булган. Закон белән бик үк дус булмаган ир күкрәк баласы пособиесенә яшәве турында да әйткән егетнең әнисе.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү