Төркия курортларын ябарга ниятлиләр

Ил хөкүмәте Россия белән авиаэлемтәләрне ябу турында уйлана.

Төркия хөкүмәте һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы, коронавирус белән чирләүчеләр саны арту сәбәпле, Россия белән авиаэлемтәләрне туктатырга чакыра. Бу хакта Ura.ru порталы Урал туризм ассоциациясе президенты Михаил Мальцев сүзләренә таянып яза.

Аның әйтүенчә, хәзер ил хөкүмәте Россия туристлары өчен мәҗбүри карантин кертү турында уйлана. Шул ук вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм элита, чикләрне ябу, самолетларны Россиягә очудан туктату кебек, җитдирәк чикләүләрне тәкъдим итмәкче. Михаил Мальцев әйтүенчә, бу безнең илдә яшәүчеләргә карата шәхсән мөнәсәбәткә берничек тә бәйле түгел. Россиядән килүче туристлар саны башка илләрнекеннән күпкә зур – бары шул гына.

Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, август аенда Россиядә коронавируска бәйле вазгыять яхшырган очракта, Төркия хөкүмәте гамәлдәге кагыйдәләрне саклап калу өчен тырышачак.


Фикер өстәү