Вирустан түгел, паникадан кырыла башламагаек…

Россиянең ил эчендәге хәбәрләре дә куанычлы түгел. Сум түнтәрелешеннән соң инде бүген үк илдәге тормыш дәрәҗәсе Украинадагыдан начаррак дигән сүзләр ишетелә. Нефть базарында хәлләр аянычлы. Бәя төшү бер бәхетсезлек булса, Европада Россия белән апрель аена “кара алтын” сатып алу турында бер фьючерс килешүе дә төзелмәде, диләр. Җир маен сата алмасалар, Кремльдә нишләрләр инде? Мәскәүдән ашыгыч рәвештә Согуд кронпринцына телефоннан шалтыратканнар, сөйләшү нәтиҗәләре  утырып еларлык дигән рәсми булмаган хәбәрләр күренә. Министрлар, билгеле, халык алдында көр күңелле булып күренергә тырыша. Саламторханлык тактикасы кайчанга кадәр барыр…

Әле ярый бөтен бәхетсезлекләрне сылтарга коронавирус бар. МГИМОның элекке профессоры Валерий Соловей: «Россиядә коронавирус белән бәйле чын вазгыять драматик, озакламый фаҗигале булачак. Авырулар саны яшерелә, үлгәннәргә башка диагноз куела», – дип коткы тарата анда. Хәер, бер Соловей гына түгел, миллиардер Дерипаска да зур шау-шу кубарды үткән атнада. «Коронавирус эпидемиясе, әгәр аны контрольгә алмасак, 1991 елда ил таркалган чактагыдан да җитдирәк нәтиҗәләргә китерәчәк», – дип истерикага бирелде. Кичекмәстән чикләрне ябарга өндәде. Хәзер инде чит илләр белән чикләрне генә түгел, өлкәләр арасындагы элемтәләрне дә туктатырга кирәк булыр төсле. Күрше күршегә керми торган бикләнү соралмагае. Дерипасканың Telegramдагы өзгәләнүләре дә нәкъ шул хакта. Россия халкының яшәү рәвешен кискен тәнкыйтьли ул. Андый шартларда эпидемиядән саклану өчен кырыс карантин кирәк дигән фикер уздыра. Миллиардер ике айлык бикләнү тиеш дигән фикерне алга сөрә. Аның сүзенә колак салу кирәктер, чөнки ул – 2015 елда Африкада куркыныч Эбола вирусы белән очрашкан кеше. Тик менә ике айга томалансак, икътисад белән нәрсә булыр, ни ашарбыз һәм эчәрбез соң? 1991 ел вазгыяте киләчәк бит.

Социаль челтәрләрдә инде кешеләр бер-берсен азык-төлек җыярга өнди. Паника оеткысы салына. Бу уңайдан хаҗ кылучының чума белән очрашуы турындагы әкиятне искә алмый булмый. Хаҗ кылучы, Мәккәгә барганда, чума белән очрашкан. Сөйләшеп киткәннәр. «Кая барасың?» – дигән сорауга чума: «Багдадка 5 мең кешенең гомерен алырга барам», – дип җавап биргән. Кире юлда яңадан очрашканнар. «Син алдагансың бит, 50 мең кеше җанын кыйгансың», – дигән хаҗи. «Алдамадым, – дигән Чума. – Мин бары тик 5 мең  кешене генә алдым, калганнары  куркудан  үлделәр».

Бүген бөтен дөнья буйлап таралган курку өянәге халыкның күбрәк вирустан түгел, паникадан зыян күрәчәген сөйли. Рәсми булмаган каналлардан алынган хәбәрләр бу атнада Россиядә ил күләмендә гадәттән тыш хәл кертеләчәк, диләр. Дөрес, моны игълан итмичә генә дә эшләргә мөмкиннәр икән. Имеш-мимешләр белән дөнья тулган. Саклану һәм бикләнү (паникага бирелми генә) – кирәкле гамәл, әлбәттә. Хакимиятләр тыю кертсә, берсүзсез буйсыну тиешле. Бөтен дөньяда барган хәлләр сюрреалистик кинофильмны хәтерләтә. Фэнтези жанрын читкә куеп, «Фейсбук» яңалыкларын гына укып утырырлык.

                                                                  Рәшит Фәтхрахманов

Фото: klinika-mk.ru


Фикер өстәү