Мишә култыгы яры буенда балыклар шәп үрчи башлаган

Язын Куйбышев сусаклагычында суның күп һәм биек булуы балыкларның уылдык чәчүе өчен бик кулай шартлар тудырган. Нәтиҗәдә асылда барлык төр балыклар әйбәт үрчегән.

Татарстан Республикасында Су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча республика советы утырышында билгеләп үтелгәнчә, соңгы 7 ел эчендә беренче тапкыр Мишә култыгы яры буенда балыкларның шәп үрчүе күзәтелгән. «Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ятьмә-кармакларга иң күп эләгүче балыклар (судак, корбан, җәен балыклары, чуртан, һәм сазан) узган еллардагы күрсәткечләрдән 2,7 тапкыр диярлек күбрәк булачак. Әмма башлангыч мәгълүматлар гына әле бу. Төгәлрәк саннар көзен, барлык исәп-хисаплардан соң тәкъдим ителәчәк», – ди «Бөтенроссия балык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институты» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Фирдәвес Шакирова.


Фикер өстәү