Балык, кап… кына түгел шул

Зур-зур бассейннарда йөзгән балыкларны күргәнегез бармы? Ә уылдык әзерләүләрен күзәтергә туры килдеме? Безгә боларның барысын да Минзәлә районының Гөлек авылында әтиле-уллы Мөхәммәтҗановларның балыкчылык хуҗалыгында күрергә насыйп булды. Шунда ук әлеге бизнесның бар рәхәте һәм авырлыклары турында да белдек.  

Рәшит, Дамир һәм Ринат. Өч бертуган егетләрнең исемен алган «РАДАР» фермер хуҗалыгы иде ул. Безне исә хуҗалыкта аларның әтиләре, шушы эшнең башында торучы Габдрәшит Мөхәммәтҗанов каршы алды.

– Мин – гомер буе инженер-төзүче булып эшләгән кеше, – дип таныштырды ул үзе белән. – 2000 елда Казахстаннан бабаларыбызның кендек каны тамган җирләргә кайтып төпләнергә уйладык. Кайткач, төзелештә эшләдем. Шуннан соң улларым белән уйлаштык та балыкчылык белән шөгыльләнергә булдык. Өч буа алып, шунда балык үрчетә башладык. Карп, сазан, толстолобик, беломор, кәрәкә… Ләкин эшебез без уйлаганча шома гына бармады. Беренчедән, ул буалар балык үрчетү өчен бик үк җайлашмаган иде. Икенчедән, халык балык тотарга йөрде. Мондый шартларда балык үстереп булмавын аңладык. Өченчедән, буаларны арендага алып эшләдек, шунлыктан ышанычлы булмады. Чөнки күпме көч, вакыт һәм акча керткән буабызның берсен законсыз рәвештә тартып алдылар.

Әлеге гаделсезлектән соң Мөхәммәтҗановлар ташландык бинага ремонт ясап, шунда зур-зур бассейннар урнаштырып, аларда мәрсин (осетр) һәм чөгә балыгы үрчетә башлый.

– Бик катлаулы эш. Иң кыены белгечләр булмау иде. Шуңа күрә бүгенге көнебезгә ялгышлар, төзәтүләр аша килдек. Әле дә булса өйрәнәбез. Күбрәк белгән саен сораулар арта гына бара. Шунысы куандыра: бирегә беркем килми, урлашмый, китегез, дип кумый. Алга таба да үз куышыбызда тыныч кына эшләргә ирек бирсеннәр иде.

Цехта 20 куб су сыйдырышлы – биш, 10 куб су сыйдырышлы 3 бассейн урнаштырылган. Һәркайсында төрле авырлыктагы балыклар үрчетелә. Гомумән алганда, барлык бассейннарда берьюлы 4 тонна балык тотарга мөмкин икән. Әлегә цех елына 10 тонна балык үстерә. Балыкчы әйтүенчә, чөгә балыгы – 10–12 килограммга, мәрсин – 80–100 килограммга, кырпы (белуга) – 1,5–2 тоннага кадәр, калуга 600–700 килограммга кадәр үсә. Быел балыкчыла, бездән ярдәм булсын дип, Идел, Камага да балыклар җибәрә башлаганнар. Маймычлар исә янәшә цехтагы ванналарда үрчетелә.

Читтән караганда матур, табышлы бизнес кебек күренсә дә, балыкчылар очраша торган авырлыклар да шактый булып чыкты. Сер бирергә тырышмаса да, авырлыклар барлыгын әледән-әле искәртте Габдрәшит Мөхәммәтҗанов.

– Әлегә безгә бик авыр, чөнки электр бәясе бик нык кыйммәт, – диде ул. – Электр энергиясенең бер киловатты өчен 8 сум түләргә туры килә. Бу – бик зур сумма. Әле сез килер алдыннан гына кайдадыр авария булып, утны сүндерделәр. Өч сәгать утсыз утырдык. Генераторларны эшкә җигеп, балыкларны чак коткарып калдык. Иң куркынычы шул – әгәр су 40 минут хәрәкәтләнмәсә, бөтен балык үлеп бетә. Аларга су чиста булырга, кислород яхшы керергә тиеш.

Балыкчы сүзләренә караганда, әлегә аларны сатып алучылар да аз икән. Шуңа күрә зыянга эшләмәсәләр дә, табыш турында сөйләшергә иртәрәк, ди ул.

– Әлегә халыкта мәрсин семьялыгыннан булган балыкларны куллану культурасы юк. «Аны ничек ашарга соң, ничек әзерләргә?» – дип еш сорыйлар. Кыскасы, кайчандыр Петр I халыкны бәрәңге ашатырга өйрәткән кебек, безгә дә халыкны балык ашарга өйрәтәсе булыр, ахры. Бәлки, ихтыяҗ зур да булыр иде. Тик хәзер халыкның акчасы юклыгы сизелә. Казан рестораннары белән дә сөйләшеп карадык. Ләкин көндәшлек көчле, – ди фермер.

Авырлыклар болар белән генә чикләнми икән. Тиешле ярдәмне ала алмый җәфаланабыз, ди Габдрәшит Мөхәммәтҗанов.

– Кызганыч, сыерлар тоткан кешеләргә ярдәм зуррак. Балык тотучылар белән кызыксынучы, ярдәм кулы сузучы юк. Балыкчылыкта корпорация никадәр зуррак булган саен, субсидияләр дә алу җиңелрәк. Кече оешмаларга бик авыр, шунлыктан  күпчелек программаларга керә алмыйбыз, – ди ул.

Шулай да ул күңелен төшереп, кулын селтәп китәргә ашыкмавын әйтте.

– Мин балыкчылык бизнесының киләчәге бар дип саныйм, – дип күңелен юата фермер. – 1980 нче елларда СССРда балыкчылык буенча иң алдынгы технологияләр, көчле заводлар эшли иде. Без фән буенча да барысыннан да алда идек. Тик 1991 елдан соң безнең иң яхшы белгечләрне башка илләргә алып чыгып бетерделәр. Шулай да без эзләнәбез, безнең өчен иң яхшы вакытлар килер дип өметләнәбез.

 

Мәрсин балыгыннан нинди ризыклар әзерләргә мөмкин?

Мәрсин – бик тәмле һәм майлы балык, сөякләре бөтенләй юк. Әлеге балыктан пешерелгән уха бик тәмле килеп чыга. Шулай ук аны фольгада да пешерергә мөмкин. Балыкны юып, чистартып, тозлап, борычлап, яшелчәләр тутырып, фольгага төреп, газ миченә тыгарга була. Янына бәрәңге дә куйсаң, балык мае сеңеп, искиткеч тәмле ризык килеп чыга. Шулай ук балыкны кисәкләп кыздырырга да мөмкин. Зуррак, 3 кг авырлыктагы мәрсиннән исә тәмле шашлык пешерергә мөмкин.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү