Язучы Әхәт Габдрахман улы Гаффаровны искә алып, аның нигезенә истәлек тактасы куйганнар

Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авыл җирлеге, шушы авылда туып үскән язучы Әхәт Габдрахман улы Гаффаровны искә алып, аның нигезенә истәлек тактасы куйды. Бу хакта авылдашлары чатында  авыл үзидарәсе башлыгы Резидә Хөснетдинова хәбәр итте.

Әхәт абый – безнең өчен дә кадерле кеше. Газетабызның якын дусты,  редакциядә кайчандыр эшләп тә киткән иде. Соңгы көннәренә кадәр матур язмалары, хикәяләре, шигырьләре белән укучыларыбызны сөендереп торды. “Бу гамәлне үсеп килүче яшь буын данлыклы авылдашларын онытмасын иде дигән теләктән чыгып эшләдек. Әхәт абый авылны да, аның кешеләрен дә бик яратты. Гел кайтып йөрергә тырышты. Без аны бик сагынып искә алабыз”, – диде Резидә ханым бу җәһәттән.


Фикер өстәү