Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталындагы (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетка штрафка тарту турында карар күчермәсен җибәрү юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга бу хакта хәбәр бирүнең иң җәһәт ысулы булып тора.
Электрон сервисның өстенлекләре:
–карар күчермәсен алу өчен транспорт чарасы хуҗасының почта бүлегенә барып йөрисе юк;
– карар күчермәсе (вазыйфаи затның электрон квалификацияле имзасы белән расланган) шәхси кабинетка карар чыгарылган көнне үк килә;
– транспорт чарасы хуҗасы штрафны ташламалы чорда – 50 процентлы ташлама белән түләү мөмкинлеге ала.
Порталда хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерүнең бернинди дә авырлыгы юк. Моның өчен:
1)Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы ярдәмендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында авторизацияләнергә;
2) “Услуги ГИБДД” бүлегенә күчәргә;
3) “Подписка на электронные постановления” бүлекчәсен сайлап алырга;
4) электрон рәвештәге заявканы тутырырга;
5) электрон рәвештәге карарлар алуга ризалыгыңны расларга гына кирәк.
Хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) 95 меңнән артыграк машина хуҗасына штраф турындагы карарлар электрон рәвештә килә инде.