БДБ илләре Уеннарына Казанда 1,5 мең спортчы көтәләр

Рөстәм Миңнеханов I БДБ илләре Уеннарына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. “Бу – спорт бәйрәме генә түгел, ә уртак тарих, мәдәни һәм рухи кыйммәтләр белән бәйләнгән халыкларның дуслык символы да. Әлеге ярышлар тәүге мәртәбә оештырыла. Бу – бик зур җаваплылык. Безгә әлеге чараны иң югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк”, – диде Татарстан Президенты.

Видеоконференция элемтәсе режимында узган киңәшмәдә Россия спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров та катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта БДБ илләре арасында спорт өлкәсендәге хезмәттәшлекне ныгытуга зур игътибар бирелә, шунлыктан алда торган уеннар зур кызыксыну уята. “Уеннарның вакыты күчерелгән иде, быел мондый хәл булмас дип өметләнәбез. Спорт программасы бай һәм кызыклы булырга охшаган. Шулай ук эшлекле чаралар үткәрү дә күздә тотыла”, – диде Азат Кадыйров.
Ярышлар 4-11 сентябрь көннәрендә 11 спорт корылмасында узачак. Программадагы 16 спорт төре арасында көрәш ярышлары да бар. Казанга 10 илдән 1,5 мең чамасы спортчы килер дип көтелә.


Фикер өстәү