Элеккеге Баш федераль инспектор вафат

2011-2013 елларда Татарстан Республикасында Баш федераль инспектор вазыйфасын биләгән Рөстәм Идрисов 59нчы яшендә кинәт кенә вафат булган.

Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов мәрхүмнең гаиләсе һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

Халыкка һәм Ватаныбызга лаеклы төстә, эчкерсез хезмәт итеп, үзеннән бик күп игелекле эш җимешләре калдырган кешенең якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.


Фикер өстәү