Төп ставка күтәрелгәндә кредитка бату нәрсәгә китерер?

Үткән атнаның Россия масштабындагы төп яңалыгы, әлбәттә, Үзәк банкның төп процент ставкасын кисәк 6,5 процентка кадәр күтәрүе булды. Хәзер тәртип шулай: Үзәк банк утырышка җыелдымы, процент ставкасы югары күтрелә.

Моның ни өчен шулай икәнен без стагфляция турындагы язмада күптән түгел генә сөйләгән идек. Мин кибеттәге бәяләр күтәрелешеннән эч поша башласа, һәрвакытта да вазгыятькә Үзәк банк бәяләмәсен укыйм. Ышанып укысаң, тынычландыра. Әйтик, син товарлар бәясе утыз-кырык процентка үсүен күрәсең, ә Үзәк банк инфляция 4–5 процент кына дип кәефеңне күтәрә. Хәтта кайвакыт илдә дефляция – бәяләр төшү башлана дип тә сөендерә. «Әгәр фил читлегендә «буйвол» дигән язу күрсәң, үз күзләреңә үзең ышанма», –  дип кем әйткән әле? Безнең хәзерге тормышта да шулай инде: базардагы бәяләрнең 3–4 тапкыр үсүен күрсәң, күзеңә ышанмыйча, Үзәк банк күрсәткеченә таянуың хәерлерәк. Нервларыңны сакларга булыша.

Үзәк банкта болайрак фикер йөртәләр: төп ставканы күтәрсәң, халык товар алудан туктый да акчасын депозитка илтә. Шуның белән инфляция томалана инде. Факттагы инфляция, 5–6 процент кына булса, чынлап та, кешеләр, мөгаен, шулай эшләрләр иде. Әмма чынлыктагы бәяләр күтәрелеше ике урынлы саннар белән бәяләнә шул. Уртача инфляция 30–40 процентлар тирәсендә, бәлки аннан да зуррактыр. Шуңа күрә халык, акча тапса, товар алып калырга ашыга. Акча табуның төп юлы исә – кредитлар. Төп ставка түбән булганда, кредит процентлары да кечерәк. Кешеләр шуның белән алданып әҗәткә алалар да базар бәяләре күккә чөелә. Кредитлар кыйммәтләнсә, бәлки, нәфесләрен чикләп, әҗәт җыюдан тыелырлар иде. Ләкин россиялеләр һаман бәяләрнең югарырак үсүен көтәләр. Шуңа күрә кредит алып булса да, төзеп, ямап калырга тырышалар. Менә шул сәбәпле белгечләр 6,5 процентлы төп ставка инфляцияне авызлыкларга булышмас, диләр. Җитештерү генә кыйммәтләнер, инвестицияләр генә кимер дип раслыйлар. Җитештерү болай да кыйммәтләнә инде ул. Чимал бәяләре табадагы борчак кебек сикерешәләр бит. Кремль эшкәртелмәгән агачны 2022 ел башыннан читкә сатуны туктату турында карар чыгарып, агач материалларына бәяне тагын бер тапкыр өскә чөйде бит. Агач экспорты шул карардан соң 25 процентка артты диделәр. 2022 елга кадәр сатып калырга ашыга бизнес. Башка чимал белән дә хәл шулайрак. Чимал да читкә чыгарыла, аның акчасы да чит ил банкларында кала. Үзәк банк та таный моны. Илдән капитал качу 40 процентка тизләнер дип фараз бирде әле генә. Мондый шартларда сум инфляциясе һәм девальвация (милли валютаның курсы түбәнәю) котылгысыз. Төп ставканың 6,5 процентка кадәр үсүе бу процесска аз йогынты ясый.  16,5 процент булса гына, кредитоманнар нәфесләрен чикләр иде, мөгаен. Безгә, ихтимал, алдагы айларда югары бәяле дефицит дигән сәер хәлгә түзеп яшәргә туры килер. Кыйбат та түлисең, кирәкле әйберне табу өчен танышлар да эзлисең. Совет чорында ичмаса, арзанлы товар өчен генә шундый «ат йөреше» сорала иде.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү