Татарстанда мәктәп ашханәләре пешекчеләренең хезмәт хакын арттырачаклар

Татарстан мәктәпләрендә ашханә хезмәткәрләренең эш хакын арттырачаклар. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айгөл Кашапова белдергән.

Аның басым ясап әйтүенчә, Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү гамәлгә кертелгәннән соң бу мәсьәлә аеруча кискенләшкән. Пешекчеләрнең эшләре күбәйгән, ә хезмәт хакы элеккечә калган.

– Әйе, бу мәсьәлә бик кискен тора. Президент Владимир Путин тәкъдиме белән башлангыч сыйныфлар укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә башлагач, аеруча зур киеренкелек барлыкка килде. Мәсьәлә контрольдә тотыла, – дип басым ясап әйткән Кашапова.


Фикер өстәү