Ландыш Нигъмәтҗанова: «Иң мөһим сүз — балалар»

Россиядә яшәүчеләр өчен 2021 елда төп сүз «коронавирус» булган. Superjob хезмәте уздырган сораштыруда әнә шул ачыкланган. Икенче урында – «вакцина», өченчедә – «сәламәтлек». Ә сезнең тормышыгызда быел нинди сүз иң мөһиме?

Ландыш Нигъмәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты:

Быел минем өчен иң мөһим сүз – балалар. Бар теләк: алар авырмасын, гомерле, бәхетле, тигез канатлы булсын! Вирус турында да уйладым, әмма мин аны кабатларга яратмыйм. Пандемия башланганда дүртенче балама йөкле идем. Бала өчен бераз борчылдым. Чөнки күп кенә танышларымның сабыйлары пневмония белән туды. Җитмәсә, авырлы вакытта бераз салкын тиеп чирләп тә алдым. Башкаларга вирус тимәде. Хәзер бит ни генә язмыйлар, ничек кенә куркытмыйлар. Якыннар, белгән кешеләр дә бу чирдән үлеп китте. Без марттан бирле авылда торабыз. Рәхәтләнеп, ял итеп яшәп ятабыз. Уңай уйлар белән яшим. Күңелне төшермибез. Үз кәефеңне үзең күтәрмәсәң, кем күтәрер?

Нәбирә Гыйматдинова,  Татарстанның халык язучысы:

Минем өчен иң мөһим сүз – туган тел. Коронавирус, вакцина – дөнья күләмендә мөһим сүздер, бәлки, әмма минем милләтемә генә, татарыма гына кагылган, бүгенге хәле белән җаныбызны әрнеткәне – туган тел. Татар язучысы өчен башкача була алмый да инде ул. Минем телемнең киләчәге нинди булыр, бүгенге аксак хәлендә калырмы, әллә аягына басып китәрме, мәктәпләрдә укытылырмы, милли матбугат исән калырмы, татар китаплары укылырмы – мине менә шушылар борчый. Икенче урында сәламәтлек, бөтен дөньяга кылган коронавирус зәхмәте.

Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов, Усад бистәсе мәчете имам-хатыйбы:

Быел минем өчен иң беренче мөһим сүз иман булды. Нинди генә очрак булмасын: коронавирусмы ул, башкасымы – ул безнең өчен бу дөньядагы имтихан. Тормыштагы авырлыкны да, җиңеллекне дә иман белән узуы җиңелрәк. Икенче мөһим сүз – гаилә. Күп кеше шушы яңа вирус килгәч, гаиләләре белән якыннан аралаша, моның тәмен белә башлады. Гаилә – безнең киләчәк. Ул сау-сәламәт булса, бөтен җәмгыятебез дә сәламәт булачак. Өченче мөһим сүз – җаваплылык. Шул ук коронавирус котырган чорда күпләп кешеләр үлә башлады. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам бер хәдисендә: «Ләззәтне җиңүчене күбрәк искә алыгыз. Ул исә – үлем», – ди. Үлем кешегә һәр гамәл, һәр сүз өчен җавап бирергә туры киләчәген искә төшерә. Гадел булдың икән – әҗер-савабын аласың, гаделсез булуың өчен дә җавап бирәчәксең.


Фикер өстәү