Россиядә коронавирустан тагын бер вакцинаны сынаулар башлана

«Кешенең кәүсәле күзәнәкләре институты» һәм «Бетувакс» компанияләре тарафыннан эшләнгән «Бетувакс-Ков-2» –  коронавирустан тагын бер Россия вакцинасының клиник сынаулары быел сентябрьдә, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының тиешле рөхсәтеннән соң башланырга мөмкин. Бу хакта Илкүләм технологик инициатива платформасының матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Бетувакс-Ков-2» вакцинасын эшләү 2020 елның җәендә башланды. Уйлап табучылар әлеге вакцинаның югары күләмдә антитәнчекләр бүлеп чыгаруын искәртә.

Тикшеренүләрнең беренче һәм икенче этапларын уздыру өчен 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге хроник авырулары булмаган 116 ирекле кеше кирәк.


Фикер өстәү