15 яшьлек комбайнчы ярдәмчесе Карина Петухова: «Кыр корабында эшләвемне бабамның якты рухына багышлыйм»

«Бер эштән курыкмыйбыз, без бит – авыл кызлары». Кем генә көйләмәде икән бу җырны. Миңа калса, Кайбыч районының Мәлки авылы кырларын матурлык салоннарына караганда йөз кабат яхшы белүче Карина Петуховага аеруча туры килә бу юллар. Җәен бушка уздырмый ул, әтисе белән комбайнда эшли.

Карина турында белешмә:

– Кайбыч районының Мәлки авылы мәктәбендә 9 нчы сыйныфны тәмамлаган;

– дәресләрдән рус теле һәм әдәбияты, алгебра, татар теле аңа аеруча якын;

– буш вакытларында китап укырга, фильмнар карарга ярата. Кышкы озын кичләрдә алмаз белән чигүне үз итә.

– Комбайнчы ярдәмчесе буларак, тәүге тапкыр басуга кайчан чыктың? Курыкмадыңмы?

– Әтиемнең ярдәмчесе булып быел гына эшли башладым. Юк, һич кенә дә курку хисе булмады. Әтиемнең оста кулы астында барысын да башкарып чыга алуыма чын күңелдән ышанам мин. Ә әтием белән киң иген басуларында зур кыр корабында эшләвемне бабамның якты рухына багышлыйм. Ул гомере буе колхозда баш агроном булып эшләгән. Туган җиргә мәхәббәт ата-бабамнан бирелгәндер миңа.

– Кечкенә чакта күбесенчә әниеңнең кул астында йөри идеңме, әллә әтиең янындамы?

– Икесе янында да. Әтинең тракторы янында кечкенәдән үк йөрим мин. Ремонтлаган чакта тиешле инструментларын биреп тора идем. Ә әниемә өй эшләре белән булышып үстем. Хәзер дә шулай. Басудан кайткач, мал-туарны, кош-кортларны карашам, ашарга пешерү, өй җыештыру кебек эшләрдән дә куркып калганым юк.

– Якын дусларың арасында кызлар күбрәкме, әллә егетләрме? Кырын карамыймы алар сиңа?

– Кызлар белән дә, егетләр белән дә аралашам. Юк, кырын да карамыйлар, көнләшмиләр дә. Миңа кечкенәдән тимер җене кагылганны белә инде алар.

– Кызлар өчен матур булу да мөһим бит. Бизәнергә, ясанырга яратасыңмы? Гомумән, чын матурлык – нәрсә ул синең өчен?

– Килешәм. Бизәнү, ясануны үзем дә яратам. Ә чын матурлыкны мин болай сыйфатлар идем: ул – күңелгә рәхәтлек, үзгә ләззәт бирә торган әйбер. Чын матурлык – кешенең характерындагы уңай сыйфатлар, аның яхшы гамәлләре, адәм баласының эчке матурлыгы.

– Бүгенге авыл кызлары нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип уйлыйсың?

– Авыл кызы үзе тырыш, үзе акыллы, үзе ягымлы булырга тиеш.

– Киләчәктә кем булырга хыялланасың?

– Башлангыч сыйныф укучыларына белем бирәсем килә. Шуңа да кирәкле документларымны Казан педагогик көллиятенә тапшырып кайттым – укуымны шунда дәвам иттерергә ниятләп торам.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү