Талия Миңнуллина кияүгә чыккан

Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кияүгә чыккан. Әлеге мәгълүматны социаль челтәрләрдә хәбәр таралганнан соң ведомствоның матбугат хезмәте дә раслады.

Узган ялларда Талия социаль челтәрдә туй күлмәгендә кияве белән төшкән фотосын урнаштырды. Аккаунты ябык булганлыктан, аны чикләнгән язылучылар гына күрә алды. Киүянең кем булуы турында хәбәр ителми.

Моңа кадәр 2019 елда Талия Миңнуллинага бер егет Porsche бүләк итеп, ул аннан баш тарткан иде. Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе бүләкне сатып, Татарстан өчен тотарга тәкъдим итте.


Фикер өстәү