Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министрының яңа урынбасары итеп Ольга Мадиничева билгеләнде. Әлеге карараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Ольга Мадиничева яңа вазифага билгеләнгәнче ведомствода бәяләү һәм планлаштырылган эшчәнлек бүлеген җитәкләгән.
«2021 елның 4 августыннан Манидичева Ольга Владимировнаны Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары вазифасына билгеләргә», – диелгән документта.