«Finiko» компаниясе эшчәнлегеннән зыян күрүчеләрга кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлаттылар

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе Тикшерү бүлегендә “Finiko” бәйле рәвештә кузгатылган җинаять эше (“Аеруча зур күләмдә мошенниклык” статьясы буенча) карап тикшерелә.

Хәзерге вакытта Россия дәүләт хакимияте органнарына әлеге оешмага акчасын салган кешеләрдән күп санлы мөрәҗәгатьләр алына. Аларның күбесе, “җилпәзә” ысулы белән, бер үк вакытта берничә хокук саклау органнары җитәкчеләренә һәм дәүләт хакимияте органнарының вазыйфаи затларына юллана.

Мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү вакытын киметү, аларның инстанцияләр һәм органнар арасында кирәкмәгәнгә йөрүен булдырмау өчен түбәндәге органнарга мөрәҗәгать итү кулай булачак:

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсенә (адресы: Казан ш., Академик Губкин ур.);

Яшәү урыны буенча якындагы эчке эшләр органына;

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының интернеттагы рәсми сайтындагы “Мөрәҗәгатьләрне кабул итү” бүлегенә.


Фикер өстәү