Биргәнгә – күп, алганга азрак: яшьләр ни өчен авылдан китә?

Беренче карашка, аптыраш инде. Юллары бар, газ кергән, уты-суы өеңдә үк. Рәхәтләнеп яшисе генә дә бит. Юк. Яшьләр авылдан китү ягын карый. Сәбәбе нәрсәдә? Бер төркем депутатлар, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, фермерлар һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре Казанда түгәрәк өстәл янына җыелып, шушы һәм башка сорауларга җавап эзләде. 

– Татарстанның һәр дүртенче кешесе авылда яши. 450 меңнән артык шәхси һәм 4 меңгә якын фермер хуҗалыгында 131,9 миллиард сумлык продукция җитештерелә. Бу – республикада җитештерелә торган барлык төр продукциянең яртысы дигән сүз. Авыл элек-электән яшәешнең нигезен тәшкил иткән. Киләчәктә авылның роле тагын да артачак. Аны ничек саклап калырга? Яшәү шартларын ничек яхшыртырга? Ә иң мөһиме: нинди юллар белән яңа эш урыннары булдырырга? Шул турыда бергәләшеп уйлашырга кирәк, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Министр чыгышында яңгыраган кайбер саннарны китереп узмый булмый. Авылның төп  терәгенә әверелеп баручы 1384 фермер, төрле дәүләт программаларында катнашып, соңгы 9 ел эчендә 3 миллиард 600 миллион сумлык грант акчасына ия булган. Азмы бу, күпме? Әлбәттә, алганга азрак тоела. Айлык хезмәт хакы белән дә шулай. Министр китергән саннарга караганда, авыл җирендә эшләүчеләрнең айлык уртача хезмәт хаклары – 30138 сум. Хуҗалыкларның 34 процентында аннан да зуррак икән. Әмма шунысы бар: авылда бу кадәр хезмәт хакы алып эшләүчеләр аз. Күпчелек үз көнен үзе күрергә мәҗбүр. Шуңа китә бугай яшьләр авылдан. Хәлне тамырдан үзгәртми торып, авыл халкының кимүен туктатып булмаячак. «Моның өчен эшләргә теләге һәм мөмкинлеге булганнарга дәүләт ярдәмен арттыру зарур», – ди министр.

Шушы максаттан 2021 елда берничә дистә яңа программа тормышка ашырыла. 20 июльдән 19 августка кадәр дәвам итүче «Агропрогресс» конкурсында җиңүчеләр 73,6 миллион сум грант отачак. «Агростартап» программасы буенча яңа эш башлаган фермерларга 161 миллион сумлык дәүләт ярдәме каралган. Моннан тыш «Гаилә фермасын үстерү» программасы буенча 250 миллион сум, «Кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын ныгыту»га 167 миллион сум ярдәм биреләчәк.

Программада катнашучылар саны да арта. Быел дәүләт ярдәмен алырга  500 кеше теләк белдергән. Ярдәм күләме дә саллы: 651 миллион сумнан арта.

Билгеле, теләк белдергән һәркем бу кадәр акчага ия була алмый. Аның үз шартлары бар. Фермерлар белән 5 еллык килешү төзелә. Шул вакыт эчендә акчаның нинди максатта кулланылуын тикшереп барачаклар. Килешү нигезендә, фермер авылда өстәмә эш урыны да булдырырга тиеш.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов әйтүенчә, теләк булганда, мөмкинлек табыла.

– Яңарак кына күрше төбәктә булган идем.  Әле кайчан гына аларны безгә үрнәк итеп куялар иде. Хәзер хәлләр башкача. Мамадышның һәр авылында уңай үзгәрешләр күп. Болар барысы да – район халкының тырыш хезмәте нәтиҗәсе, – ди Анатолий Иванов.

«Түгәрәк өстәл»нең алып баручысы, Россия кооперация университеты ректоры, Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева республика авылларындагы уңай үзгәрешләрне ил күләмендә үрнәк итеп куярлык дип саный. Кичекмәстән хәл итәсе проблемаларны да яшерми:

– Шәхси хуҗалыкларның  мөмкинлекләре бик аз файдаланыла. Үстергәнне саклар урыннар төзү кирәк. Әллә никадәр яшелчә, җиләк-җимеш, башка байлыклар әрәм була. Ит, сөт, бәрәңге һәм башка культураларны тиешенчә саклап, эшкәртү мәсьәләсен хәл иткәндә, авыл кешесе өчен ел дәвамында өстәмә эш урыннары булыр иде. Бу эшне безнең өчен, читтән килеп, беркем эшләмәс, – ди депутат.

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин әйтүенчә, ерак районнарның үз кыенлыгы булган кебек, шәһәр яны авылларының үз үзенчәлекләре бар. Район халкының нибары 8 проценты гына авыл хуҗалыгында эшли. Аларны  авыл хуҗалыгына тартыр өчен эш шартлары гына түгел, хезмәт хаклары да шәһәрнекеннән яхшырак булырга тиеш. «Соңгы елларда без шундый максатлар куеп эшлибез», – диде ул.

Россия Федерациясе шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыклары берләшмәсе рәисе урынбасары, Татарстан фермерлар ассоциациясе президенты Камияр Байтимеров  әйтүенчә, Татарстанда  моннан 6 ел элек кабул ителгән закон нигезендә, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә ел саен бюджеттан 486 миллион сум акча бирелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, корылык чорында килгән югалтуларны исәпкә алып, шәхси хуҗалыкларга өстәмә рәвештә 350 миллион сум акча бирү турында карар чыгарды.

Марат Җәббаров әйтүенчә, киләсе елдан башлап, хуҗалыкларга биреләсе субсидия һәм башкача ярдәм акчасы хуҗалыкларга электрон рәвештә «Минем субсидиям» цифрлы платформасы аша барып җитәчәк.

Камил Сәгъдәтшин

Фото: ВТ архивыннан

 


Фикер өстәү