Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән: 1938 елда туган хатын-кыз һәм 1940 елда туган ир-ат.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

7 августка булган мәгълүмат буенча, республикада ковидтан 633 үлем очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү