Татарстан Хөкүмәте телләрне саклау һәм үстерү өчен грант булдырган

Татарстанның иҗтимагый оешмалары телләрне саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән грант алырга мөмкин. Аның күләме 200 мең сум тәшкил итә. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарны имзалаган.

“Грантны бирүнең максаты – Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру”, – дип билгеләп үтелгән хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан документта.

Грант “2014-2022 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә куелган.
Грант алучылар еллык бәйге йомгаклары буенча билгеләнәчәк, шул ук вакытта лидер оешмаларның һәркайсына 200әр мең сум акча биреләчәк.

Грант ияләре проектларының социаль әһәмиятеннән, кадрлар белән тәэмин ителешеннән, ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвеннән чыгып һ.б. буенча сайлап алыначак.


Фикер өстәү