Бер хатын, әбине бозымнан коткарам дип, 200 мең сум акчасын урлаган

Июнь аенда Ростов өлкәсеннән Казанга килгән 34 яшьлек хатын-кыз 76 яшьлек пенсионерның ишеген шакыган.

Сөйләшкән вакытта хатын әбинең акчасына бозым ясалуы һәм аны кичекмәстән башка урынга сакларга күчерергә кирәклеге турында әйткән. Әби хатынның киңәшен истә тотып шулай эшләгән дә. Соңрак, ул киткәч, пенсионер акчасыннан җилләр исүен аңлаган.

Хәзер «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатын-кызны Ростов өлкәсендә кулга алганнар һәм ул үз гаебен таныган. Әлеге факт буенча тикшерү эше дәвам итә.


Фикер өстәү