М-12 юлы аша Казаннан Мәскәүгә 6 сәгать ярым эчендә барып җитеп булачак

Татарстан аша узачак юлда бару вакыты гадәттәгедән ике тапкырга кими.

“Автодор” дәүләт компаниясе Мәскәү – Казан М12 түләүле автомобиль юлы проектын төгәлләячәк. Бу юл аша Казаннан Мәскәүгә 6,5 сәгать эчендә барып җитү мөмкинлеге ачыла. Шулай итеп, юлга гадәттәгедән ике тапкырга кимрәк вакыт сарыф ителәчәк.
Юл Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, шулай ук Чуашстан һәм Татарстан җирләре аша уза. Маршрут тирәли зонада 62 миллион кеше яши. Магистраль Татарстан икътисады өчен бик мөһимгә әйләнәчәк.


Фикер өстәү