Зәй районы Татарстанда беренчеләрдән булып уракны тәмамлады

Зәй районы беренчеләрдән булып урып-җыюны тәмамлады. Бөртеклеләр уңышы 63 600 тоннадан артык булды, гектардан уртача 19,3 центнер икмәк җыеп алганнар. 

«Миңа 60 яшь, һәм шул гомер эчендә мондый урак күргән юк иде. Без аны 8 июльдә башладык, ә 9 августта төгәлләдек. Узган ел белән чагыштырсак, 2020 елда 192 мең тонна ашлык суктырылган. Минем күзәтүләр буенча, быел бөртек күп, әмма алар бик вак һәм ач бөртекләр күп. Шуңа күрә быел аның авырлыгы да башка булды», – ди районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Быел «Зәй» агрофирмасы 21 мең тоннадан артык ашлык суктырган, уртача уңыш – 21,3 центнер; «Зәй шикәре» 16 мең тонна ашлык җыеп алган, уртача уңыш – 19,2 центнер, «Восток»та 15 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, биредә уртача уңыш – 19,1 центнер.


Фикер өстәү