Психолог Оганна Акопян: «Татарстанда  халыклар дус-тату яши, һөнәри  яктан үсәр өчен мөмкинлекләр зур»

Казанның 171 нче мәктәбендә психолог булып эшләүче   Оганна Акопянга мәгариф темасы буенча  киңәшләр сорап еш шалтыратабыз. Беркайчан да вакыт юк дими, файдалы фикерләрен   бик теләп җиткерә.

– Балалар, бигрәк тә үсмерләр белән эшләү ошый миңа, бернинди кыенлыгын да күрмим. Бу мәктәпкә эшкә урнашуыма 8 ел инде. Укучыларны аңлау, аларны ишетү – минем өчен иң мөһиме,  – ди   Оганна Карушовна.

Тумышы белән Әрмәнстаннан ул. 1989 елда  туган ягында җир тетрәгәч, әти-әниләре белән Татарстанга күченеп килгәннәр.  Казанда  әрмән егете белән  гаилә корып, ике бала үстерәләр. Паруйрга – 14, Каринага – 13 яшь. Балалары туган телен белә, чөнки гаиләдә әрмәнчә аралашалар. Туган якларына  кайтып, илнең тарихын өйрәнәләр, изге урыннары белән танышалар. Хәзерге вакытта да җәйге ялларын шунда уздыралар.

Оганна әйтүенчә, әрмәннәр әби-бабайларының традицияләрен, мәдәниятен, динен  дәвам иттерәләр. Өлкәннәрне хөрмәтләү, гаилә ныклыгы, кунакчыллык, туганнар, күршеләр белән дуслык – элек-электән килгән гадәтләр. Әрмәннәр максатчан, эш сөючән, тормышта нык, үзләренең теленә, гаиләсенә тугры. Шулай ук бик диниләр. Әрмәнстанда изге урыннар күп икән.

Акопяннар гаиләсе  катлы камырдан  пәхләвә, «Гата» печенье-рулет, «Наполеон» торты, итле сумса әзерләргә ярата. Әрмәннәрнең күпчелек бәйрәмнәре христианнарныкы белән бергә туры килә икән. Терендез бәйрәмнәре Май чабуга охшаган. Бу көнне язны каршы алалар. Чиркәү янында ягылган учак аша сикереп, начарлыктан, явыз  затлардан котылалар.

– Әрмәнстанга кайтасы килсә дә, Казанны бик яратабыз, ул безгә икенче туган йортыбыз кебек якын. Татарстанда  халык дус-тату яши, һөнәри  яктан үсәр өчен мөмкинлекләр зур, – ди  Оганна.

 

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү