Татарстан игенчеләре 2 миллион тоннадан артык ашлык җыйган

Республика игенчеләре 2 миллион тоннадан артыграк ашлык җыеп алган. Барлык чәчүлек мәйданының 83 процентында урып-җыю эшләре тулысынча төгәлләнгән.

Бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. “Бүгенгә 1,3 миллион гектар мәйданда урак эшләре тәмамланды. Гектарыннан уртача 15,7 центнер уңыш чыга”, – диелә хәбәрдә.

Тукай (гектарыннан – 22,7 ц), Тәтеш (22,2 ц) һәм Чистай районнары (20 ц) башкалардан күбрәк уңыш алган.
Зәй районы республикада уракны беренчеләрдән булып тәмамлаган. Шулай ук Чистай, Нурлат һәм Мөслим районнары да урып-җыю эшләрен төгәлләп килә.


Фикер өстәү