Татарстанда яшәүче әбигә 105 яшь тулган

Яшел Үзән районда яшәүче Әминә Гыйльмановага 105 яшь тулган. Юбилярны котларга район башлыгы Михаил Афанасьев белән «Серго исемендәге завод җитештерү берләшмәсе» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов та килгән. Бу хакта Яшел Үзән хәбәр итте.

Әминә әби 1916 елда Яшел Үзән районының Олы Шырдан авылында дөньяга килә. Мәктәптә укымый диярлек,чөнки әти-әнисенә ярдәм итү өчен эшләргә кирәк була. 1930–1947 елларда колхозда сыер савучы, урман посадкаларында, аннан соң Казан тимер юлында йөк төяүче булып эшли.

Ә соңрак, 21 ел дәвамында – 1953 елдан 1973 елга кадәр, Яшел Үзәннең Серго исемендәге заводының химия җитештерү цехында эшләп, аннан лаеклы ялга чыга.


Фикер өстәү