Меркель ФРГ канцлеры вазыйфасында соңгы тапкыр Путин белән очраша

Ангела Меркель 20 август көнне Россиягә килә. Германия Федератив Республикасы канцлеры сыйфатында соңгы тапкыр Мәскәүгә визиты булачак бу –инде көзен үк дәүләт башлыгы вазыйфасыннан китә ул. РИА “Новости” Германиянең рәсми вәкиле Штеффен Зайберт сүзләренә таянып хәбәр иткәнчә, Меркель Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашачак.

Визитны Кремльдә дә көтәләр. “Төрле өлкәләрдә ике яклы хезмәттәшлекне үстерү буенча фикер алышу, шулай ук әһәмиятле кайбер халыкара һәм төбәк мәсьәләләрен карау күздә тотыла”, – дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Меркель соңгы тапкыр Россиядә 2020 елның башында булып киткән. Бу юлы Германия канцлеры Мәскәүдә ике көн булганнан соң Украинага юл тотачак.


Фикер өстәү