Казанда коллекторлар бурычлы хатын-кызны урындык белән кыйнаганнар, ә соңыннан аның күкрәгенә пычак белән кадаганнар. Әлеге хәл кичә Волгоградская урамындагы 28 нче йортта булган, дип хәбәр итә Mash Iptash.
Пычак хатын-кызның тәненә якынча бер сантиметрга кергән. Ул аны хастаханәгә озаткан медикларны чакырта алган.
Хәзер шәһәр полициясе һөҗүм итүчеләрне эзләү белән шөгыльләнә.