Бөке кайчан бетәр?

Весна” торак комплексында яшибез. Һәр көн диярлек Казанга керү юлында да, чыгу юлында бөкедә утырырга туры килә. Әгәр бу тирәдә юл чишелеше ясалса, бөкеләр кимер иде. Биредә берәр юл төзү көтелмиме?

Лилия

Казан мэриясенең матбугат үзәге:
– Казанның Генераль планы һәм «Мамадыш тракты» территориясен планлаштыру проекты нигезендә Мамадыш тракты — Н. Рахлин урамы киселешендәге чишелеш каралган. Әмма бүгенге көндә чишелеш төзү турында бернинди карар да кабул ителмәде.Мамадыш трактындагы бөкеләрне бетерүгә Вознесение тракты буенда төзеләчәк яңа автомагистраль ярдәм итәчәк. Киләчәктә магистральнең гомуми озынлыгы, генераль план буенча, якынча 10 километрны тәшкил итәчәк. Бу безнең шәһәр өчен зур әһәмияткә ия булган тагын бер күчмә магистраль булачак. Ул Мамадыш трактын, өлешчә Оренбург тракты бушатачак. Шулай ук Казанның Вознесенское, Олы Клыки, Самосырово, Салмачи, Привольный, Вишневка бистәләрендә, “Родник” торак комплексында яшәүчеләр өчен керү һәм чыгу проблемасын хәл итәчәк. Хәзерге вакытта юлның беренче участогында-Әмәт шоссесыннан Җиңү проспектына кадәр 3,8 чакрым озынлыкта эшләр башкарылган.


Фикер өстәү