Казанда җанисәп вакытында 2,3 меңнән артык кеше эшләячәк

Казанда исәп участокларында Бөтенроссия халык санын алу вакытында 2,3 меңнән артык кеше эшләячәк.

Әлеге эштә төп игътибар онлайн-форматка бирелә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, Казанда 386 кеше контролер, исәп участокларында 2310 исәп алучы һәм күпфункцияле үзәкләрдә 12 инструктор булачак. Җанисәп 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябрьгә кадәр барачак.

Мәгълүмат җыю берничә төрле ысул белән башкарылачак. Беренче чиратта интернет аша. Сүз электрон форматтагы сорауларга җавап бирү турында бара. Аны кәрәзле телефоннардагы кушымта аркылы, интернетка тоташтырылган компьютерлары булган «Мои документы» күпфункцияле үзәкләрендә эшләп була.

Электрон форматтан кала, җанисәп гадәти офлайн рәвештә дә узачак.

«Җанисәп үтүнең икенче юлы — битләрнең исәпкә алучы тарафыннан тутырылуы. Аларның махсус киемнәре һәм таныклыклары булачак. Аларны башта эчке эшләр органнары хөкем ителмәгән булуларын тикшерә. Исәп алучылар планшетлар белән интернет җанисәпне үтмәгән кешеләрне йөреп чыгачак. Исәпкә алуның кәгазь формалары халык мәгълүматын җыюның резерв ысуллары сыйфатында гына кулланылачак», — дип белдерде Шакиров.

Санап үтелгән ысуллардан кала, җанисәпне шәһәребездә урнашачак махсус участокларга килеп тә үтәргә була.


Фикер өстәү