Уку йортларында 970 шахмат зонасы булдырылачак

Быел 896 мәктәптә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 970 шахмат зонасы ачылачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова матбугат очрашуында хәбәр итте. Аның әйтүенчә, “Бердәм Россия” партиясенең әлеге проекты балаларның сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән.

– Сәләтле балалар республикада калсын өчен барысын да эшлибез. Республиканың уңышы – алар кулында, –диде Татьяна Ларионова.


Фикер өстәү