Бәяләрне йөгәнләргә тырышканда

Россиянең эчке тормышында азык-төлек бәяләре актуаль булып кала. Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) соңгы көннәрдә иң эре ретейлерларның үзара килешеп бәя күтәрүдә катнашу-катнашмауларын ачыкларга омтылды. Үзара килешеп бәяләрне югары күтәрү «картель килешүе» дип атала. Монополиягә каршы хезмәтнең төп бурычы – картель килешүләренә юл куймау. ФАС тикшерүчеләре Х5 Group, ООО «Лента», АО «Тандер» кибетләрен йөреп чыктылар һәм бәяләрне ачыкладылар. Әгәр компанияләрнең үзара көндәшлектән баш тартып, сүз берләшеп бәяләрне югары тотуы ачыкланса, аларга еллык керемнең 15 проценты күләмендә штраф янаячак. Әлеге компанияләр 2020 елда 4 триллион сумнан артык товар әйләндергәннәр икән, товар әйләнешенә штраф салына калса, 600 миллиард сум тирәсе акча югалтасылар. Әлегә ФАС аларның эшчәнлегендә картель килешүе билгеләрен тапмаган. Болай сәүдәгәрләр товарга бәяне күпме теләсәләр, шуның кадәр куя алалар үзе. Сатып алучы кибеттән кибеткә йөреп, бәяләргә акча янчыгы белән тавыш бирергә тиеш. Җәза бәяләр бар җирдә дә бер төсле югары булса гына бирелә.

Сәүдәгәрләр бәяләрнең югары булуында үзләренчә акланалар инде. Азык-төлек товарлары, кырдан кибет киштәсенә килеп җиткәнче, утыз процентлык транспорт  чыгымнары гына җыеп өлгерәләр икән. Монополиягә каршы хезмәт товарның барлык юлын өйрәнеп чыкканнан соң гына картель килешүе бармы-юкмы икәнен ачыклый ала. Бу бик катлаулы хезмәт. Сәүдәгәрләр аклану өчен йөз сәбәп таба алалар. Бәяләр исә үсә һәм хаклы рәвештә кешеләрнең ризасызлыгын уяталар. ФАС тикшерүләре исә шуны күрсәткән: тарыга бәя – 44, чөгендергә – 41, чәйгә – 40, арыш икмәгенә 30 процент өстәлгән. Аңлашыла инде: азык-төлек инфляциясе кесәләргә иң нык суга һәм аеруча аз керемле катлауны кыен хәлгә куя. Шуңа күрә хакимиятләрнең бәяләрне контрольдә тотарга омтылуы да гаҗәп түгел. Бигрәк тә сайлау алдыннан товар хакын тотрыкландыру сәяси төс ала.

Федераль монополиягә каршы хезмәт бу уңайдан азык-төлек продуктларына бәяләрне дәүләт көйләвен киңәйтә торган закон проекты эшләү белән мәшгуль, ди. Бу хакта Forbes журналы хәбәр итә. Чиновниклар бәядәге кибет өстәмәсен (торговая наценка) йөгәнләмәкчеләр. Бәяләргә совет чорындагы кебек дәүләт килеп кысылса, дефицит мәйданга чыгу куркынычы бар. Кибетчеләрнең товарны астан гына яшереп сатуы – социализмда гадәти күренеш иде бит. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы, дигән әйтем совет чорында бик популяр иде. Әмма сораштырулар шуны күрсәтә: халыкның 20,1 проценты бәяләрне дәүләт көйләвен тели, тагын 24,9 проценты инфляциядә спекулянтларны гаепли. Монополияләрне чикләргә кирәк диючеләр – 19,2 процент, хикмәт бәядә түгел, керемнәрдә дип санап, хезмәт хакын күтәрүне таләп итүчеләр 25,8 процент икән. Салымнарны киметергә, процент ставкасын үзгәртергә кирәк, диючеләр бар. Болары – халык фикере, ә ФАС өстәлгә нинди закон чыгарып салыр, әлегә төгәл мәгълүм түгел.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү