Тарихи Ватанга – сикәлтәле  юл

Туган яктан киткәннәр юксынып яши. Балаларына, оныкларына да күчә бу хис. Ата-бабаларның кендек каны тамган җиргә кайту омтылышы аларның күбесен ташламый. Кайчандыр әби-бабалары Төркестанга (хәзер Кытай Халык Республикасының Синҗан автоном районы) киткән, үзе шунда туып үскән, мең авырлыклар белән Казахстан аша Казанга кайтып урнашкан Фәрит абый Мөслимов белән сөйләшүне нәкъ менә шул хакта дәвам итәбез.

– Фәрит Фатыйхович, без Кытайдан СССРга, Россиягә, ахыр чиктә, Татарстанга кайтып урнашучыларның шактый икәнен беләбез. Шул исәптән татар дөньясына мәгълүм булган Миргасыйм абый Госмановны да искә алып китик. Соңгы елларда бер төркем татар яшьләре югары уку йортларында белем алырга дип тә килделәр. Әйтүләренчә, республикабызда төпләнеп калырга  теләүчеләр дә күп иде.

– Төркестанга кайту-китүләр гел булып торган. Күпләп кайтырга омтылуның башы XX гасыр башына туры килә дип уйлыйм. Россиядә булып үткән инкыйлаблар Төркестанны да урап узмый. Революционерларның «ирек килде» дигән шигарьләренә ышанып, күпләр туган җирләренә ашыга. Әмма аларны илдә ачлык, ялангачлык, Гражданнар сугышы, репрессияләр көтә. Ялгышуларын бик тиз аңлыйлар. Шуңа күрә дә 1922–1930 елларда күпләп кире Төркестанга китү процессы башлана. Качаклар арасында башка милләт кешеләре дә, бигрәк тә казахлар күп була. Туган җирне калдырып китү мәрәкәсен үз җилкәсендә татыган татарлар яңа килгәннәргә булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтәләр: тукландыру өчен ашханәләр, яшәү өчен чумнар төзиләр, эшче куллар кирәк булмаса да, үзләренә йортка кертәләр. Аларның саны шулкадәр күп була ки, бу хәл Кытай ягын да, Советлар Союзын да аптырашта калдыра. Озакка сузылган килешүләрдән соң, ниндидер тәртип урнаштыру максаты белән, ниһаять, 1928 елда ике ил арасында чик билгеләнә. Әмма мондый килешү советлар ягын канәгатьләндерми. «Югалганны кайтару» максаты белән алар чик буе хезмәтен эшкә җигәләр. Качып китүчеләрне тотып, төрмәләргә ябалар. Әмма аңа карап кына качаклар кимеми.

– Бу чорда Төркестанда да рәхәт тормыш көтмәгән кебек…

– Төркестан Республикасы, чыннан да, бик авыр хәлдә кала. Кытайның талауга корылган сәясәте бертуктаусыз фетнәләр китереп чыгара. «Халык дошманнары» махсус зинданнарда җәфа чигә. Шулай итеп, акыл һәм физик яктан көчле булган катлау юкка чыгарыла. Шул ук вакытта эшче куллар җитмәгәнлектән, совет хөкүмәте дә үзенең планын кора: качакларны кайтару юлларын эзли башлый, «алтын таулар» вәгъдә итә. Әмма мондый ярдәмнең гаделлегенә революциягә кадәр киткән кешеләр генә ышана ала. Шулай да, Кытайның сәясәте бик кырыс булу сәбәпле, китүчеләр күп була.

– Тәвәккәлләп, тарихи Ватанга аяк атлаучыларны советлар илендә ни көтә?

– Чикне атлап чыгу белән совет иленең  махсус органнары аларны, чик бозуны сылтау итеп, кулга ала. Берничә көн тотканнан соң, «хезмәттәшлек» итәргә, ягъни эшләргә тәкъдим итәләр. Аңлашыла ки: «чик бозучылар»ның башка чарасы калмый. Аларны Себердәге иң авыр эшләргә – шахталарга, заводларга җибәрәләр. Аннан инде бик азлары гына исән-сау кайта. Төркестанда яшәүчеләр Бөек Ватан сугышыннан да әллә ни хәбәрдар булмыйлар. Ул елларда чик аша чыгучыларны махсус заданиеләргә дә җибәрәләр. Алар аннан әйләнеп кайта алмый инде.

– Бөек Ватан сугышы елларында да Совет хөкүмәте Төркестанны күз уңыннан җибәрми, элеккеге ялгышларын төзәтү эшләре белән мәшгуль була…

– 1944 елның язында разведка буенча Алма-Ата янында әзерлек үткән алты кеше Синҗанга җибәрелә. Аларның өчесе – татар, өчесе – уйгур, җитәкчеләре – әтием Фатыйх Мөслимов. Куелган максатлары – партизан отрядлары төзеп, ирек яулау. Сентябрь ахырына баш күтәрүчеләр саллы гына армия оештыралар һәм, чыннан да, җиңү артыннан җиңү яулыйлар. 12 ноябрь көнне Көнчыгыш Төркестан Республикасы игълан ителә. Вакытлы Хөкүмәт төзелә. Татарларның абруе шул дәрәҗәдә көчле була ки, җитәкче урыннарга күбрәк аларны сайлыйлар. 1945 елның 8 апрелендә даими армия төзү турында карар кабул ителә. Әмма Кытай хөкүмәте дә, хәтта баш күтәрүләрне әйдәп баручы Советлар Союзы да яңа республиканы танудан баш тарта. Ул гына да түгел, Кытай составына керергә кирәк дигән фикерне җиткерү өчен, яңа республика җитәкчеләре Алма-Атага чакырыла. Әмма ике арада  килешү булмый. Кире кайтканда алар утырган самолет фаҗигагә тарый һәм яңа республика җитәкчеләрсез кала. 1950 елның 14 февралендә Сталин белән Мао Мәскәүдә яшерен килешүгә кул куялар. Аның нигезендә Көнчыгыш Төркестан Республикасы юкка чыгарыла, территориясе автоном район сыйфатында Кытай составына керә. Моңа җавап итеп Кытай Монголия Халык Республикасын тануын белдерә.

– Бу чорда Төркестанда  тынычлык урнашты дип әйтергә буламы?

– Хәлләр, киресенчә, катлаулана гына. Төркестан территориясендә яшәүчеләрнең барысы да диярлек СССР гражданины булып, кулларында совет паспорты була. Белемле кешеләр булганлыктан, азрак хокукларны да беләләр. СССР консулына барып, үзләрен яклауларын таләп итәләр. Халык күпләп җыелган берничә шундый демонстрациядән соң, консуллык Кытай хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Әмма нәтиҗә киресенчә килеп чыга: совет гражданнарын эшләреннән чыгаралар, азык-төлекне карточкалар белән генә бирә башлыйлар. Күпләр сайлау алдында кала: я ачтан үләсең, я СССР гражданы булудан ваз кичәсең. Моның белән килешә алмаганнар ничек тә булса чикне үтү ягын карыйлар. Чөнки консуллыкта аларга, документ әзерләнә, әмма тиз генә булмаячак әле, шуңа күрә СССРга чыгарга теләүчеләр чик аша законсыз гына үтә ала, диләр. Бу сүзләргә ышанып тәвәккәлләүчеләрне тагын шул ук язмыш көтә: кулга алу, зиндан, кара эшләр, ул гына да түгел, «акылга утырту» максатыннан ярты елдан Кытайга кайтарып җибәрәләр. Ә мондый документ Сталин үлгәннән соң гына пәйда була әле. Шунда гына халыкта өмет уяна.

– Өметләр акланамы?

– Бу юлы Төркестаннан күченүчеләрне Казахстандагы чирәм җирләрне үзләштерергә көтәләр. Монда да «бүлгәлә һәм хакимлек ит» дигән принциптан чыгып эш итәләр. Хәтта гаиләләрне дә таркатып, Казахстаннан тыш, Урта Азия республикаларына да җибәрәләр.

Татарлар, мондый хәлләрне башларыннан күпне кичергәнгә, берләшү ягын карыйлар.  Яшьләр тизрәк укырга керү мөмкинлекләрен эзлиләр. Минем гаиләм белән СССРга күченүем дә нәкъ шушы чорга туры килде. Ике ай эшләгәннән соң, танышларым аша Алма-Атада уку йортына керә алдым.

– Чирәм җирләрдән китү катлаулы булгандыр, теләк кенә җитмәгәндер дип беләм…

– СССРга күчкәч тә чирәм җирләрне үзләштерергә җибәрелгән татарлар тарихи ватаннарына кайту турында бары тик хыяллана гына алдылар. Беренчедән, качып китмәсеннәр дип, паспортларны тартып алдылар. Икенчедән, кая барырга кирәклеген беркем дә тәгаен белмәде. Ә бәлки анда тагын да авыррак булыр дигән уй барысын да куркыта иде. Җитмәсә, акча да юк. Чит ил валютасын алыштыру түгел, үз яныңда тотсаң да, җинаять эше ачарга мөмкиннәр. Ә чирәм җирдә бирелгән хезмәт хакы ашарга, киенергә дә җитми. Бераз вакыт үткәч, күп кеше Татарстан тормышы белән дә танышты, кайберләре туганнарына да барып килергә мөмкинлек тапты. Әмма кайтырга теләүчеләр күп булмады. Чөнки анда да тормыш чагыштырмача әллә ни түгел, аякка басып китәргә авыр, ә монда инде ничектер күнегелгән. Күбесенең балалары да, үсеп җитеп, шунда төпләнеп калган.

– Татарстан мөстәкыйльлек алгач, туган якка кайту мәсьәләсендә тагын бер ыргылыш булды кебек?

– Мин көчле ыргылыш булды дип әйтә алмас идем. Чөнки бертуктаусыз күченеп  йөрү татарларны бу эшкә бик сак карарга өйрәткән. Вакытлыча яшәүгә рөхсәт, гражданлык, пенсияләрне рәсмиләштерү – бик катлаулы эш. Күп вакытта барып та чыкмый. Күп еллар буе интегеп йөрүчеләр дә булды. Пропискаң юк икән, димәк, эшең дә юк дигән сүз. Җитмәсә,  яңа закон чыкты: рус телен дә яхшы белергә, имтихан бирергә кирәк. Монысы инде соңгы елларда Кытайдан күченергә теләгән милләттәшләребезгә кагыла. Анда яшәүче татарлар өчен ул – бөтенләй ят тел бит. Чит илләрдә алынган диплом да монда ярап бетми. Димәк, кеше үз белгечлеге буенча эшкә дә урнаша алмый дигән сүз…

 

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү