Узган ел республика территориясендә финанс пирамидалары эшчәнлеге фактлары буенча 16 җинаять эше кузгатылган. ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко Татарстан Иҗтимагый палатасында узган киңәйтелгән утырышта шулай дип белдерде.
«Зур финанс пирамидаларының күпчелеге Казанда оештырылуын да искәртәсе килә», — дип билгеләп үтте спикер.
Хоменко, Казанда оештырылып, бөтен Россия күләмендә кертемчеләр җәлеп иткән иң зур финанс пирамидаларының берсе — «Рост» компаниясен аерып күрсәтте. «Центральная Сберкасса» компаниясенә дә Татарстан башкаласында нигез салынган булып чыкты. Оешманың филиаллары Россиянең 42 шәһәрендә эшләгән, Кырым гражданнары аннан аеруча зур зыян күргән.
Моннан тыш, профессор Казанда эшчәнлек алып барган, финанс пирамидасы билгеләре булган «Приволжский фонд сбережений», шулай ук «КЭШБЕРИ» (элегрәк Trinity дип атала иде) оешмалары хакында да сөйләде.