Рөстәм Миңнеханов: «Кукмара районы – республикада алдынгыларның берсе»

Рөстәм Миңнеханов «Кукмара» сәнәгать паркының «Расплав» ширкәтендә, «Гаврилов» исемендәге сөтчелек комплексында булды, «Барс-Арена» универсаль спорт залын ачу тантанасында катнашты.
– Бүген Кукмара районы – республикада алдынгыларның берсе. Сездә агросәнәгать, кече һәм урта бизнес үсә, яңа йортлар төзелә. Шул ук вакытта спорт белән шөгыльләнү өчен дә шартлар тудырыла. Кешегә яшәү шартларының яхшы булуы гына түгел, мәктәп, спорт биналары, эш урыннары да кирәк. Бу мәсьәләләр Кукмарада уңай хәл ителә, – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Барс-Арена» универсаль спорт залы 2020 елның гыйнвар аенда төзелә башлаган. Монда мини-футбол, волейбол, баскетбол уйнау, көрәш, бокс белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр дә тудырылган. Бер үк вакытта спорткомплекста 75 кеше шөгыльләнә ала. Республика бюджеты хисабына төзелгән спорт залы 400 миллион сумга төшкән.
Яңа ферма исә ике этапта төзеләчәк. Бүген 600 башка исәпләнгән торак сафка бастырылган. 2022–2023 елларда сыерлар санын 1200 башка җиткерергә җыеналар. Икенче этапта көн саен 10 мең тонна сөт җитештерергә планлаштыралар. Сөтчелек комплексында Президент авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән урып-җыю, чәчү эшләре турында фикер алышты.
«Расплав» ширкәтенең яңа мәйданчыгы автоматлаштырылган линия белән җиһазландырылган. Товар продукциясенең нигезен кәстрүлләр, табалар, аш-су савыт-сабасы, чәйнекләр, туризм өчен товарлар тәшкил итә.


Фикер өстәү