Татарстан Президенты дәүләт программасы кысасында төзекләндерелгән «Салкын чишмә» экопаркында булды

Балтачта Президент иң элек дәүләт программасы кысасында төзекләндерелгән «Салкын чишмә» экопаркын карап чыкты. Әлеге проект ике этапта тормышка ашырылган.
Экопаркның буеннан-буена җәяүлеләр юлы сузылган, яңа күперләр төзелгән, яктырткычлар куелган, чишмә төзекләндерелгән, функциональ (амфитеатр, ял итү зоналары, балалар мәйданчыгы) мәйданчыклар булдырылган. Рөстәм Миңнеханов экопаркта урнашкан һәр объектка игътибарлы булырга киңәш итте.
Шуннан соң ул 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылышында катнашты. Биредә балаларның үсешенә ярдәм итүче махсус мохит булдырылган. Киләчәктә инглиз телендә сөйләшүне камилләштерү, рәсем ясауга, биюгә, музыкага булган сәләтләрне үстерү, нәфис гимнастика һәм сәламәтләндерү гимнастикаларына өйрәтү өчен түгәрәкләр ачу планлаштырыла.
– Бүген бик истә кала торган көн. Без яңа балалар бакчасын ачабыз. Биредә балалар өчен барлык шартлар да тудырылган. Гомумән алганда, Балтач районы актив рәвештә үсә: яңа объектлар төзелә, җәмәгать киңлекләре төзекләндерелә. Безнең төп бурычыбыз – кешеләрнең яшәү шартларын яхшырту, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Шуннан соң ул мәктәпкә быел гына барачак балаларга «Мәктәп җыенырга ярдәм ит» акциясе кысасында мәктәп кирәк-яраклары белән портфель тапшырды.
Шулай ук Президент әлеге сәфәрендә «МДСУ-1» асфальтбетон заводына да барды. Әлеге оешма Балтач, Саба, Кукмара, Арча районнарында юллар сала, М12 трассасы төзелешендә катнаша. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл советы башлыклары белән күреште. Рамил Нотфуллин әйтүенчә, районда 57 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Терлек азыгы әзерләнсә дә, фураж юнәтер өчен ярдәм кирәк булачагын белдерде ул. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы министрлыгына авыл халкына ярдәм итү вариантларын уйларга кушты.


Фикер өстәү