Татарстанда бер хатын-кыз печән астында калып үлгән

Кичә Актаныш районының Суыксу авылында фаҗига булган. 62 яшьлек хатын-кыз печән түкләре астында калып үлгән.

Фаразлар буенча, коточкыч хәл печән түкләрен хатын танышлары белән сарай түбәсенә ташыган вакытта килеп чыккан. Печәнне өеп эшне бетергәч, хатын җиргә төшкән. Тик түбә печән авырлыгын чыдата алмаган һәм ишелеп төшкән. Хатын алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук һәлак булган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.


Фикер өстәү