Рөстәм Миңнеханов Казахстанда цифрлы Хөкүмәт офисы проекты белән танышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казахстан Республикасы цифрлы Хөкүмәт офисы» презентациясендә катнашты. Әлеге чара «Астана» халыкара финанс үзәгендә булды.

Очрашуда катнашучыларны цифрлы офис нигезендә гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар белән таныштырдылар. Гамәлгә куючылар фикеренчә, бу очракта бюрократик модельдән китеп, игътибар үзәгенә кеше мәнфәгатьләре куелган модельне сайлаганнар. Белгечләр проектларның ничек тормышка ашырылуын күзәтеп тора һәм реформаларны мониторинглау буенча илкүләм аналитик үзәк ярдәмендә тиешле чаралар күрә.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга китте. Ул РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Россия делегациясе белән эшлекле сәфәр кыла.


Фикер өстәү