Чумачкага 100 яшь тулды

Монда нигез салучылар – Югары Кармалка, Югары һәм Түбән Чыгтай кешеләре. Тирә-ягында урманнар шаулап үсүче, чишмәдән су алучы елгасында керкә-форель балыгына хәтле йөзгән бу урында башта куыш-землянка казып торыр урын ясаганнар.

Чумачка исеме монда 1919 елда, 12 чишмә дигән җирдән күченгән Чумаков фамилияле кеше белән бәйле, диләр.

Элек ул зуррак та булган, бүген бу бистәдәге 75 йортта 107 кеше яши. Җәйге чорда  кайтып торучылар бик күп икән.

– Бик матур бит безнең бистә, – ди озак еллар читтә гомер иткән Шамил Җиһаншин. – Хатыным белән инде дүрт ел монда яшибез, бабай йортына урнаштык. Кайда булсам да, тизрәк шунда кайтасы килә.

Чумачканың иң өлкән кешесе – 91 яшьлек Фаизә әби Сөләйманова да бистәнең үз кызы кебек.

– Элек, әни үлгәч, монда әти, хәерчелектән качып, Биләр ягыннан бәхет эзләп килгән, мин бик кечкенә чакта. Элеккегеләрне начар хәтерлим шул. Аллага шөкер, балалар үстердек, бүген улым Рамазан, киленем Фәридә белән килешеп, матур яшибез.

Чумачканың 100 еллык юбилеенда Фаизә әбигә, бистәнең иң яшь кешесе – 8 яшьлек Камил Нургатинга да бүләк бирделәр. Гомумән, иң уңганнарга, иң булганнарга рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Бәйрәмне оештыруга аеруча зур өлеш керткән авылдашлары Булат Латыйпов һәм Азат Кашапов та макталдылар.

Юбилейның төп өлеше мәчет һәм мәдәният йорты янындагы мәйданда үтте. Дога да кылдылар, мөнәҗәтләр дә әйттеләр, чирәм «сәхнә»дә артистлар да җырлады. Сабантуйдагы кебек, аркан тартыш, сулы чиләкләр белән йөгерү, катыктан акча эзләү дә булды. Боларны район мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлекләр хезмәткәрләре бик оста оештырдылар. Түбән Кармалка авыл җирлеге Советы да тантананы үткәрү мәшәкатьләрен үз өстенә алган.

– Чумачка бик нык үзгәргән, матур, төзек йортлар күбәйгән. Урамнар буйлап барысын да карап чыктым, – диде бәйрәмгә килгән кунак – район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов. – Халык булдыклы, тырыш монда. Кайберләренә бүләкләр дә алып килдем.

Халык 8 ел элек ачылган мәчет каршындагы мәрмәр плитәләргә сугышта катнашканнар, бистәнең күренекле кешеләренең исем-фамилияләре язылган мемориал һәм стеланы да күрде.

Кунаклар килә тора. Кочаклашып күрешүләр, тәмләп сөйләшүләр бәйрәмнең кирәклеген кабат дәлилли. Сүз үзеннән-үзе үткәннәргә борыла.

– Элек бездә көтүгә малларны ир-атлар куа иде, – ди Нәсыйх абзый Мөхәммәтҗанов. – Шунда дөнья хәлләре турында сөйләшәләр, мөһим мәсьәләләр уңаеннан, киңәшеп, план да коралар. Элек-электән бистәдә умартачылар байтак, малны күп асрыйлар иде.

Чумачканың 100 еллыгын шулай зурлап уздыру идеясе – Габдулла абзый Латыйповныкы. Бөгелмәдә тора, әмма туган авылын бер дә уеннан чыгармый, эшне кушып кына тора. Андыйлар да кирәк.

– Их, Чумачкада барлык урамнарны да шомартасы, асфальтлы итәсе иде, – дип хыяллана ветеран.

Су челтәрләре юк икән бистәдә, һәркемнең үз скважинасы. Кайбер урыннарда су 5–6 метр тирәнлектән үк чыга.

Дөрестән дә, яшәү өчен рәхәт урын бу, ул печәнлекләр, ул җиләклекләр дисеңме! Таш та тау сыртында, кул сузымында гына.

…Юбилейның төп өлеше тәмам, әмма бәйрәм рухы сүрелми әле, халык йорт тирәләренә елыша. Кайткан кунакларны, нәсел-нәсәпне сыйлы табыннарга дәшәләр. Мондый юбилей гел булмый бит.

Кадыйр Гомәров.

Чирмешән районы Чумачка авылы

Автор фотолары

 

 


Фикер өстәү