«Татар радиосы» алып баручысы Айгөл Сөләйманова: «Күз тию һәм башка ырым-шырымнар турында уйламаска тырышам»

Бер карасаң – монда, икенче караганда – башка җирдә ул. Кечкенә улы белән эшкә дә чыгып китә, күпләрнең кәефен күтәрә торган видеолар төшерергә дә вакыт таба. «Татар радиосы» алып баручысы, блогер һәм яшь әни Айгөл Сөләйманова турында сүзебез.

– Сез – яшь әни дә, радиода алып баручы да, «Инстаграм»дагы сәхифәгезгә карап, блогерлар рәтенә дә кертерлек. Шулай да, иң кадерлесеннән башлыйк әле. Ир бала үстерү ничегрәк?

–  Әни булу рәхәт, ләкин җиңел түгел. Мин барысына да өлгерергә тырышам. Беренче мәлләрдә тормыш иптәшем бик ярдәм итте, мин радиода эшләсен дип, ял көннәрен балабызга багышлый иде. Хәзер инде ияләндек, ничектер җиңелрәк тә тоела. Бала үстереп карамаган бит – барысы белән дә танышырга туры килде, үз җае белән өйрәнәсең икән. Беренче айлар кыен иде, хәзер инде тормышымны улыбыздан башка күз алдына да китерә алмыйм.

Бик актив кеше сез. Законлы бала ялыннан озаклап тәм табучылар шактый бит…

– Әйе, мин бала туганчы да һәрвакыт актив тормыш алып бардым. Хәзер дә шулай. Әйткәнемчә, миңа ирем бик ярдәм итә, шуңа барысына да – эшкә барырга да, «Инстаграм»га да вакыт табам.

– Телгә, сүзгә оста булуыгызны шактыйдан беләм. Ләкин нигә нәкъ менә радио?

– Күңелемә ята бу эш. Син, микрофон һәм меңнән артык тыңлаучы. Син аларның кәефен күтәрүгә сәбәпче була аласың, ә мин кеше күңелен күрергә яратам. Хезмәттәшләрем дә – бик яхшы кешеләр, бу да минем өчен бик мөһим әйбер.

– Берсеннән-берсе кызыклы видеолар да төшерәсез. Темаларын каян табып бетерәсез?

– Төрлечә була. Кайберләрен үзем уйлап чыгарам, кайсы берсе кисәк кенә тормышта килеп чыга. Шуларны язып алам да, соңыннан шуңа охшатып, видео төшерәм. Аннан соң, «Тик-Ток»та да кызык-кызык видеолар күп бит, аңа да күз салам.

– Юморны аңламаучылар, башкача әйткәндә, «хейтер»ларыгыз бармы? Тәнкыйтькә ничек карыйсыз?

– Бар. Аларның булуы бик яхшы, димәк, мин – дөрес юнәлештә. Бөтен кешегә дә минем юмор ошарга тиеш димәгән бит, «хейт» та булырга тиеш. Тәнкыйтькә килгәндә, нигезле булган очракта, аңа да уңай карыйм.

– Ә кәефегезне нәрсә төшерә ала? Һәм нәрсә күтәрә?

– Куелган максатларымны, планлаштырган эшләремне вакытында үти алмыйм икән, бик кәефсезләнәм. Ә яхшы кәефемнең сәбәпчеләре – минем гаиләм, тәмле телле язылучыларым. Кешедән бер җылы сүз ишетү җитә миңа, май кояшыдай елмаям!

– Шәхси тормышыгызны социаль челтәрләр аша күрсәтеп барасыз. Күз тию һәм башка ырым-шырымнарга да ышанмыйсызмы?

– Миңа бу турыда әйтмәгән кеше калмагандыр инде. Күпләр: «Айгөл, гаиләңне бик яратабыз, бигрәк тә улыңа яратып карыйбыз. Ләкин күз тидерүдән куркабыз. Өшкер, битен капла, күп күрсәтмә», – дип яза. Ләкин табигатем шундый – ачык кеше мин. Эчемдәге – тышымда. Шатлыгым да, кайгыларым да «Инстаграм»га чыга. Ә күз тию һәм башка ырым-шырымнар турында уйламаска тырышам. Улымны йоклар алдыннан үзем өшкерәм.

 БЛИЦ-СОРАШТЫРУ

– Көнегез нидән башлана?

– План төзүдән.

– Әни булу – ул…

– …гаять зур бәхет һәм җаваплылык.

– Тормышыгызны үзгәрткән көн?

– Булачак тормыш иптәшем белән танышкан көн.

– Үзегезне карьера артыннан куучылар рәтенә кертә аласызмы?

– Белмим, бәлки.

– Энергия чыганагыгыз?

– Гаиләм.

– Иң зур хыялыгыз?

– Мальдив утрауларына бару.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү