Газ шартлаган йортта яшәүче 82 яшьлек Әлфирә әби: «Беттек дип торам»

Яшел Үзәндә кичә  9 катлы  йортта газ шартлау нәтиҗәдә бер кеше үлгән, тагын алтысы төрле тән җәрәхәтләре алган. Фаҗига килеп чыккан  йортта яшәүче Әлфирә әби Гыйльметдинова белән элемтәгә кердек.

– Сәгать кичке 11 тирәсе иде. Йокларга  яткан идем инде. Өскә фотолар ишелеп төшкән тавышка уянып киттем. Шуннан соң  нәрсәдер шорт итте. Кайда икәнен абайламыйча тордым.. Утны яндырмакчы идем, янмады. Фатирдан чыккан идем, бөтенесе кычкырыша. Без 8 катта яшибез. Ә бу хәл 7 катта булды. Безнең катлардагы фатирлар җимерелгән. Әй, Аллам, бетәбез дип торам. Рәхмәт төшкере,  күрше егете урамга алып чыкты. Аннан балалар үзләренә алып киттеләр, – ди 82 яшьлек Әлфирә әби. Йорт 1974 елда төзелгән, Әлфирә әби әлеге йортта 1975 елдан бирле яши.

Әлфирә әби  иртүк торып,  яшәгән йорты янына килгән. Балалар: ”Әни, барма, өйдә генә тор”, – дисәләр дә,  менә килдем әле, ди. Күңелем тыныч түгел. “Ишегалдында булса да, утырып кайтырмын, дидем.  Йорт янын  әйләндереп алганнар якын килергә кушмыйлар”, – диде ул.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий белдергәнчә, тикшерүчеләр  фаҗиганең сәбен, һәлак булучылар, зыян күрүчеләрнең төгәл санын ачыклый.

– Әлеге урында тикшерүчеләр, криминалистлар шаһитлардан сорау ала, гадәттән тыш хәлнең төрле сәбәпләрен өйрәнә. Төп сәбәп — көнкүреш газы таралу. Фаҗигадә бер  ир кеше һәлак булган. Ике атна элек  хатыны үлгән, салгалап йөргән. Бер хатын-кызның хәле авыр, калганнарыныкы – уртача, аларның гомеренә куркыныч янамый. Зыян күрүчеләр арасында балалар юк, – диде безгә Яшел Үзән районы башлыгының матбугат  хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 


Фикер өстәү