Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына сәфәр кылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстаннан кайткач Лаеш районына сәфәр кылды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

DoorHan компаниясенең металл конструкцияләр һәм модульле биналар заводы белән танышу Президент сәфәренең төп максаты иде. Әлеге предприятие блок-контейнерлар, ангар капкалары, төзелеш сендвич-панельләреннән модульле биналар, шәхси торак төзелеше өчен йорт комплектлары җитештерү белән шөгыльләнә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы авыл җирлеге башлыклары, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре белән очрашты.

Президент хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итү, шулай ук районда терлекләрнең баш санын арттыру кирәклеген искәртте.


Фикер өстәү