Татарстанда иженерлар өчен бәйге игълан ителде

Быел да республиканың иң яхшы инженерларын билгелиячәкләр. Моның өчен кабаттан махсус бәйге игълан иттеләр.

Инженерларны һәм, гомумән алганда, эшче һөнәрләрне яшьәр арасында популярлаштырырга, республиканың төп предприятеяләрен яхшы белгечләр белән тәэмин итәргә. “Ел инженеры” нәкъ менә шушы максатларга үз өлешен кертергә тиеш. Әлеге бәйге Татарстан Президенты белән Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан милли тикшеренү технология университеты белән берлектә уздырылачак. Гаризалар 20 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

– Бәйгедә катнашучылар “Булачак инженерлар” (ягъни, студентлар), “Яшьлек, уңыш, перспектива” (35 яшькә кадәрге инженерлар), “Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык” (35 яшьтән өлкән белгечләр) категорияләрендә көч сынашачак, – дип сөйләде Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов. – Мондый төр бәйге ил күләмендә шактыйдан уздырыла инде. Ләкин республикакүләм “Ел инженеры” үз эченә уку-укыту программасын да алачак – төп үзенчәлегебез шунда. Мондый программа бәйгенең икенче турына узучылар өчен оештырылачак.

Номинацияләр: машина төзелеше; радиоэлектроника, элемтә, оптика; химия, нефть химиясе, биотехнологияләр; нефть сәнәгате; газ сәнәгате; энергетика; җиңел сәнәгать, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгате; медицина сәнәгате; азык-төлек сәнәгате; төзелеш сәнәгате; транспорт, юл хуҗалыгы; авыл хуҗалыгы.

Бәйгедә җиңүчеләр Россия һәм чит ил инженерлык уку йортларында һәм предприятиеләрендә стажировка үтү мөмкинлегенә ия булачак.


Фикер өстәү