Бәйлелек китереп чыгара торган ризыкларны атаганнар

 Нутрициолог Дарья Савельева азык-төлеккә бәйлелек тудыручы продуктларны атаган. Бигрәк тә баллы ашауны һәр кеше дә контрольдә тотарга кирәклеген әйткән ул.

Белгеч әйтүенчә, баллы ризыкларны куллану шикәргә бәйлелек китереп чыгарырга мөмкин. Бу шулай ук күпмедер дәрәҗәдә икмәккә, пешкән ризыкларга, сөт ашамлыкларына да кагыла.

– Минемчә, сөт продуктларын билгеле бер дозада гына куллану яхшы. Лактозалар күп булу сәбәпле, сөт ризыкларына да бәйлелек барлыкка килүе бар, – ди белдергән спорт юнәлеше буенча нутрициолог Дарья Савельева.


Фикер өстәү